Республикада “2018 елның язгы кыр эшләре чорында хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеге таләпләрен үтәү турында” айлык игълан ителде

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Татарстанда 25 апрельдә “2018 елның язгы кыр эшләре чорында хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеге таләпләрен үтәү турында” айлык игълан ителде. Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе, Төбәкара хезмәтне саклау ассоциациясе һәм АПК хезмәткәрләренең Республика һөнәр берлеге ярдәмендә уздырыла.

Айлык кысаларында районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыкларына түбәндәге чараларны үткәрергә тәкъдим ителде:

– Татарстан Республикасы муниципаль районнарында хезмәтне саклау буенча координация советлары белән килештереп, җитештерүдә авыр һәм үлемгә китергән бәхетсезлек очраклары булган АПК оешмаларында планнан тыш күчмә утырышлар уздырырга. Тикшерүләр һәм ачыкланган хокук бозулар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы АПК оешмаларында хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклауны яхшырту чаралары планнарын эшләүдә методик ярдәм күрсәтергә;

– чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасының һәм язгы кыр эшләре вакытында кулланыла торган асылмалы җайланмаларның иминлек таләпләренә туры килүен тикшерүне оештырырга;

– эшләрне имин башкару, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү ысулларына һәм алымнарына өйрәтүне һәм хезмәтне саклау буенча инструктаж үткәрүне оештырырга;

– медицина тишерүләрен узудан баш тарткан яисә уздырылган тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча күрсәтмәләрне үтәмәгән хезмәткәрләрне хезмәт вазыйфаларын башкаруга кертмәскә;

– Татарстан Республикасы АПК оешмалары җитәкчеләренә, белгечләренә, механикалаштырылган отрядларның башлыкларына һәм фермерларга механизаторлар һәм эшкә җәлеп ителгән (сезонлы) эшчеләр белән хезмәтне саклау буенча чираттан тыш инструктаж үткәрүне һәм моны билгеләнгән рәвештә катгый тәртиптә журналда теркәүне йөкләргә;

– Татарстан Республикасы АПК оешмалары җитәкчеләренә, белгечләренә аеруча хәтәр эшләрне башкаруга нарядлар-рөхсәтләр бирүне йөкләргә;

– машиналардан һәм механизмнардан имин файдалануны оештырырга;

– мобиль техниканы махсус билгеләнгән урыннардан тыш саклауны, шулай ук кешеләрне тиешле максатлар өчен билгеләнмәгән транспорт чараларында йөртүне булдырмаска;

– кырда, фермаларда, цехларда һәм җитештерү участокларында эшләүчеләргә ял итү өчен урыннар булдырырга, җитештерү участокларын һәм көнкүреш биналарын тиешле санитар хәлдә тотарга;

– төрле милек рәвешләрендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренә айлыкның максатлары һәм бурычлары турында район массакүләм мәгълүмат чаралары аша тиешле мәгълүмат биреп торуны тәэмин итәргә;

– эш урыннарында хезмәт шартларын яхшырту максатларында хезмәт шартларын махсус бәяләүне оештыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы АПК оешмаларының эш бирүчеләре белән мәгълүмати-аңлату эшен активлаштырырга;

– язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, айлыкка йомгаклар ясап, аларның нәтиҗәләре буенча фикер алышырга, хезмәтне саклау эшендә иң яхшы дип табылган җитәкчеләрне һәм белгечләрне бүләкләү мөмкинлеген табарга.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International