Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы терлекчеләре бер сыердан тәүлеккә 16 килограммнан артык сөт савалар

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы терлекчеләре бер сыердан тәүлеккә 16 килограммнан артык сөт савалар.

Бу елның 25 апреленә авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 127,3 тонна сөт савылган (узган елның шушы көненә карата 111%). бер сыердан уртача 16 кг сөт алынган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре сүзләренә караганда, сөт җитештерү күләмнәрен шактый арттыруга ирешүчеләр арасында: «Союз-Агро» агрофирмасы” ҖЧҖ (139%, артым 15,4 тонна) һәм «Азнакай» агрофирмасы” ҖЧҖ (108%, 1,5 тонна). Югары күрсәткечләргә ирешүдә савым сыерларын тукландыру һәм карау технологияләрен үтәү, шулай ук нәтиҗәле менеджмент системасын куллану зур әһәмияткә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International