Республикада “Силос мәктәбе” семинары эшен тәмамлады

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда “Силос мәктәбе” семинары ике көнлек эшен тәмамлады. Исегезгә төшерәбез, ул «Красный Восток Агро» ААҖенең «Каргалы» мегафермасы базасында узды. Семинарга илнең 15 төбәгеннән белгечләр җыелды. Төп эксперт Чарада катнашучыларны сусыл азыкларның сыйфатын күтәрү һәм сыерларның продуктивлылыгын озайту буенча бәйсез консультант, Аддкон (Германия) компаниясенең техник директоры, доктор Хорст Ауэрбах булды.

Беренче көнне семинарда катнашучылар алдында Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин, «Красный Восток Агро» ААҖ генераль директоры Риф Әгъләмов һәманың урынбасары Ирина Вәлиева чыгыш ясадылар.

Александр Никошин катнашучыларны районның агросәнәгать комплексы торышы белән таныштырды, ә Ирина Вәлиева – «Красный Восток Агро» ААҖенең эшчәнлеге белән. Ул компаниянең 15 ел дәвамында ниләр эшләве турында мәгълүмат бирде. Шул исәптән бу чор эчендә 15 эре терлекчелек комплексы төзелгән, шуларның 13е Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан. Инвестиция җәлеп ителеше 30 млрд. сумнан артып китә. «2018 елда агрохолдинг 130 мең тонна сөт җитештерүне планлаштыра», – дип хәбәр итте Ирина Вәлиева.

«Силос мәктәбе»ндә катнашучылар «Каргалы» мегафермасын карадылар, анда савым сыерларын тоту һәм ашату, эре мөгезле яшь терлекләрне үстерү шартлары белән таныштылар.

Икенче көнне силос әзерләү, өстәмәләр куллану мәсьәләләрен, фермада азык сыйфатын бәяләү ысулларын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International