Бу елның апрель башында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында «Арчаэкопродукт» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы теркәлде. Ул 12 пайчыны берләштерә.
«Исеменнән аңлашылганча, без экологик чиста продукция җитештерү һәм сату белән белән шөгыльләнәчәкбез. Кооператив әгъзалары пайчыларга мәгълүмати һәм юридик ярдәм күрсәтәчәкләр, дәүләт программаларында катнашу өчен документлар әзерләүдә булышачаклар», – дип сөйләде «Арчаэкопродукт» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Рафил Исмәгыйлев.
Аның әйтүенчә, кооператив әгъзалары Казанда һәм Арчада үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашуны планлаштыралар. «Шулай ук “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖендә сәүдә ноктасы ачарга җыенабыз, – диде Рафил Исмәгыйлев. – Кооператив – эшчәнлекнең иң демократик рәвеше. Безнең бурыч – берне генә түгел, ә берничә кооператив ачу. Җитештерелгән продукциянең артыгын сатуда хуҗалыкларга ярдәм итү өчен алар бигрәк тә авылларда кирәк».