Республиканың Әлмәт районыннан КФХ башлыгы сарыклар санын 1200 башка кадәр арттырган

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Яңа Никольск авылыннан КФХ башлыгы Алексей Заикин сарыклар санын 1200 башка кадәр арттырган. Хуҗалыкта романовский, гиссарский, эдильбаевский һәм катумский токымыннан сарыклар бар.

«Без хатыным Светлана белән 2015 елдан бирде сарык үрчетү белән шөгыльләнәбез, – дип сөйләде Алексей Заикин. – Безгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да, район да булышты. “40/60” программасы буенча берничә техник сатып алдык. Гомумән алганда, без акчаны бик уйлап тотарга тырышабыз».

Эшкуар әйтүенчә, сарык үрчетүгә ихтыяҗ бар. «Сыер итен һәм дуңгыз итен теләсә кайда алырга мөмкин, ә сарык ите белә н эш катлаулыра, ул бөтен җирдә сатылмый, – дип сөйли Алексей Заикин. – Без әлегә капиталлаштыру һәм терлекләрнең баш санын арттыру белән шөгыльләнәбез, яшь бәрәннәрне дә үзебездә калдырабыз әле».

Аның сүзләренә караганда, сарыклар артык игътибар таләп итми. «Бердәнбер нәрсә, аларны дөрес карауны оештырырга кирәк. Сарыклар тынчу бинаны, юешне һәм үтә җил йөри торган урыннарны яратмыйлар, – диде фермер. – Сарыкчылык – безнең төп юнәлеш, әмма безнең симертү мәйданчыгыбыз да бар, анда абердин-ангусский токымыннан булган сарыклар тотыла. Әлегә без сарыклар санын арттыру өчен ана сарыкларның баш санын арттырырга тырышабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International