Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының «Чирмешәнагро» ҖЧҖендә көзге культураларны тукландыру дәвам итә

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының «Чирмешәнагро» ҖЧҖендә көзге культураларны тукландыру дәвам итә. «7 агрегат эшли, шулай ук туфракны да тырмалау эшләре бара, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Илшат Гузаеров. – Озакламый язгы чәчүгә дә тотынабыз инде. Орлыклар әзер, ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары запасы җитәрлек».

Аның әйтүенчә, быел «Чирмешәнагро» ҖЧҖендә бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданы 1,5 мең га тәшкилитә, көнбагыш һәм рапс – 1,3 мең га.

«Эшләү өчен бөтен шартлар бар, ашау-эчү әйбәт, иртән сәгать 6да мин кырда инде, – дип сөйләде ашламалар кертүдә эшләүче тракторчы Дмитрий Корнилов. – Без энем Михаил белән бирегә Иске Сережкиннан киләбез. Былтыр да монда эшләгән идек, хезмәт хакын да яхшы алдык».

Гомумән, район буенча көзге культураларга 1 мең га (планнан 10%), ашлама кертелгән, күпьеллык үләннәргә – 1,6 мең га (28%) мәйданда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International