Татарстанның Балтач районында эре мөгезле терлекләрне үрчетү буенча технологлар өчен семинар узды

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Кичә, 24 апрельдә, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Тимирязев ис. ҖЧҖ базасында эре мөгезле терлекләрне үрчетү буенча технологлар өчен семинар узды.

Уку барышында сыерларны ясалма орлыкландыру ысулларын карадылар. Семинарда катнашучылар шулай ук эре мөгезле терлекләр үрчетү, савым сыерларын, яшь терлекләрне ашату һәм тоту, сыерларны һәм таналарны бозаулатуга әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Дәресләрне “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУнең терлекләр үрчетү һәм ясалма орлыкландыру бүлеге башлыгы Рөстәм Сәитов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәүс Нәбиуллин һәм идарә белгечләре үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International