23 апрельдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә җитен комплексын үстерү мәсьәләләрен карадылар. Аны Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлекләре башлыклары Ирек Садыйков, Марсель Мәхмүтов, Илдар Гафуров, Саба районының «Сабылен» ҖЧҖ директоры Рәсил Габдрахманов катнаштылар.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев җитен комплеексын үстерүнең кайбер төбәкләр икътисады өчен стратегик әһәмияткә ия булуын ассызыклап үтте.
Соңгы 30 елда Россия буенча җитен эшкәртүче текстиль предприятиеләренең өчтән икесе ябылды, ә калганы чит ил чималына күчте. 1975 елда төзелгән 67 җитен орлыгы станциясенең 12се генә эшли. Эшкәртүчеләрдән җитенгә ихтыяҗ әкренләп юкка чыктвы,ә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре башка юнәлештә эшли башладылар, алар целлюлоза, медицина бинтлары, кәгазь, авиа-, һәм автомобиль төзелеше өчен композицион материаллар һәм төзелеш материаллары һ.б.ларны җитештерүгә күчтеләр.
«Без бу юнәлештә базарга анализ ясадык һәм вәзгыятьнең үзгәрүен күрәбез. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрендә дә, текстиль предприятиеләрендә дә җитен җитештерүгә кызыксыну уяна башлаган. Шуңа күрә бүгенге көндә Россиядә җитен тармагын торгызу өчен алшартлар бар», – диде Александр Ткачев.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында җитен тармагын үстерү буенча кайбер яңа чаралар каралды, шул исәптән:
– ташламалы кыска сроклы һәм инвестиция кредитлары;
– җитен комплексы предприятиеләрен төзүгә һәм модернизацияләүгә турыдан-туры тотылган чыгымнар өлешен кайтару;
– 1 га җитен чәчүлеге мәйданына 10 мең сум ставка буенча бәйсез ярдәм;
– бердәм субсидия кысаларында ярдәм итү.
«Җитен җитештерү тармагына 2018-2020 елларда дәүләт ярдәме 22 млрд сум тәшкил итәчәк. Моның белән 2020 елга аның күләме өчтән бергә, ягъни 52 мең тоннага кадәр артачак», – диде Александр Ткачев.
Шуны әйтергә кирәк, Татарстан Республикасы территориясендә җитен җитештерү белән 2 предприятие – Саба районының «Сабылен» ҖЧҖ һәм Мамадыш районының «Мостафин Р.С.» КФХсы шөгыльләнә. Бер завод эшли, аның чимал эшкәртү куәтү 1,5 тыс. тонна тәшкил итә. 2017 елда әлеге культура 1,1 мең га мәйданда үстерелде, тулаем җыем 1,5 мең тонна булды, уңдырышлылык – 13,7 ц/га.