Татарстанда инвестиция компаниеләре предприятиеләренең терлекчелек буенча 2018 елның беренче кварталындагы эшенә йомгаклар ясалды. Агымдагы елның 1 апреленә бу оешмаларда эре мөгезле терлекләр саны 400 мең баш тәшкил итә (2017 елның шушы чорына карата 5,3 мең башка кимрәк), шул исәптән 134,5 мең сыер (– 4395 баш). Терлекләр санын арттыручылар: «Продпрограмма» АПК ҖЧҖ (+ 7781 баш), «Сервис Агро» ҖЧҖ (+2141 баш), «Союз-Агро» (+1540 баш) ҖЧҖ, «Агрокөч» АҖ (+ 834 баш) һәм «Кулон» АФ” ҖЧҖ (+ 90 баш). Түбәндәгеләрдә терлекләр саны кимү күзәтелә: «Ак Барс» ХК”АҖ (– 1302 баш), «Красный Восток Агро» АҖ (– 1252 баш), «Мирамол» ҖЧҖ (– 1172 баш), «Органик групп» ҖЧҖ (– 817 баш), «Р-Агро» ҖЧҖ (– 506 баш).
Бу чорда инвесткомпаниеләр предприятиеләрендә 165,1 мең тонна сөт җитештерелгән, (104%) 58,6 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән (106%), шул сиәптән эре мөгезле терлекләрнеке – 12,6 мең тонна (102%). Бер сыердан уртача савым 1269 кг тәшкил итте.
Сөт җитештерү күләмнәрен түбәндәгеләр арттырды: «АПК «Продпрограмма» АПК” ҖЧҖ, «Союз-Агро» ҖЧҖ (134%), Вахитов ис. АХҖК (122%), «Бәхетле-Агро» ҖЧҖ (118%), «Кулон» АФ” ҖЧҖ (117%), «Урал» АХҖК (113%). Сөт җитештерү күләмнәрен түбәндәгеләр киметте: Әгерҗе районының «Нәүрүз» ҖЧҖ (98%), ООО «Органик групп» (93%), «Ак Барс» ХК” (92%), Кайбыч районының «Дубрава» АФ” ҖЧҖ (84%), Апас районының «Свияга» АХП” ҖЧҖ (83%), Буа районының «Дружба» ҖЧҖ (82%), «Авангард» АҖ (81%), «Чаллы-икмәк» АҖ (71%).
Савым терлекләренең иңюагыр продуктивлылыгына ирешкән хуҗалыклар: «АПК «Продпрограмма» АПК” ҖЧҖ – 2576 кг, «Урал» АХҖК – 2426 кг һәм Вахитов ис. АХҖК – 2373 кг. Иң түбән күрсәткечләр түбәндәгеләрдә: «Красный Восток Агро» АҖ – 1235 кг, «Ак Барс» ХК” АҖ – 1202 кг, «ЧАллы-икмәк» АҖ – 1047 кг, «Нурлат сөте» ҖЧҖ – 973 кг, «Авангард» АҖ – 938 кг, «Органик групп» ҖЧҖ – 652 кг.
Итҗитештерү күләмнәрен арттыруга ирешкән хуҗалыклар: «Продпрограмма» АПК” ҖЧҖ (180%ка), «ГК Фортэкс» ҖЧҖ (73%ка), «Союз-Агро» ҖЧҖ (22%ка), «Агроинвест» ИК” ҖЧҖ (15%ка), «Ак Барс» ХК” АҖ (14%ка). Шул ук вакытта ит җитештерүне түбәндәгеләр киметте: Токарликов ис. АҖ (31%ка), «Органик групп» ҖЧҖ (15%ка), «Красный Восток Агро» АҖ һәм «Хузангай» ҖЧҖ (10%ка).