Узган атнада Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында авыл хуҗалыгы оешмаларының зоотехник-селекционерларының квалификациясен күтәрү буенча биш көнлек курслар узды.
Укулар барышында «СЕЛЭКС. Сөт терлеге» системасындагы эш үзенчәлекләрен өйрәнделәр. Бу мәгълүмати-аналитик система – эре мөгезле сөт терлекчелеге буенча белешмәләрне исәпкә алу, анализлау, саклау һәм эшкәртү өчен билгеләнгән программачыл продукт. Курсларда катнашучылар нәселле терлекләр базасын булдыру, еллык хисап бирү мәсьәләләрен карадылар, терлекчелек продукциясен җитештерүне фаразлау, эре мөгезле яшь терлекләрне үстерүне анализлау мөмкинлекләрен һ.б.ларны өйрәнделәр.
Районның зоотехник-селекционерлары өчен дәресләрне «Плинор» РЦ» ҖЧҖенең «СЕЛЭКС. Сөт терлеге» МАС (ИАС) программасын гамәлгә кертү бүлеге белгече Анна Быкова алып барды.