Татарстанның Менделеевск районында машина белән сыер саву осталарын бүләкләделәр

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының «Победа» ҖЧҖ базасында терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Фәрухшин, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Семинар-киәшмәдә катнашучылар терлекчелек биналарында булдылар, аларда эре мөгезле терлекләрне тоту һәм тукландыру шартлары белән таныштылар. «Победа» ҖЧҖ директоры Геннадий Козлов хуҗалыктагы бүгенге хәлләр турында сөйләде, аның әйтүенчә, биредә 600 баштан артык эре мөгезле терлек имәпләнә, шул исәптән 220 савым сыеры. Ул сөт җитештерү һәм яшь эре мөгезле терлекләр үстерү мәсьәләләренә тукталды.

Чараның пленар өлешендә районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Фәрухшин чыгыш ясады. «Районның терлекчелек тармагында уңай үзгәрешләр күзәтелә, күп оешмалар терлкләр санын саклап калу белән бергә, аларның баш санын да арттыра алды», – дип ассызыклады ул.

Аннары машина белән сыер саву осталары конкурсында иң чиста һәм каралган сыерлар төркеме буенча үзләрен күрсәткән алдынгыларны бүләкләү тантанасы булды.

Беренче урынга «Золотая Нива» ҖЧҖ сыер свучысы Нина Мальгина ия булды, икенче урында – Елизавета Радукан («Хәйриев И.Р.» КФХ), өчеенче урында – Венера Гыйльметдинова («Нигъмәтҗанов А.Н.» КФХ). Аларга дипломнар һәм акчалата премияләр бирелде.

«Эшне бәяләүләре сөендерә, – диде Венера Гыйльметдинова. – Безнең хуҗалыкта биналар якты, чиста, барлык процесслар автоматлаштырылган. Мин 55 сыер карыйм, һәрвакыт югары күрсәткечләргә ирешергә омтылам».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International