Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында «Авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлеге буенча Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының республика этабы узды

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

«Аксубай универсаль технологияләр техникумы» ДБҺБУ базасында «Авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлеге буенча Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының республика этабы узды. Ярышларда республиканың 18 аграр урта һөнәри уку йортыннан студентлар катнашты.

Олимпиаданың программасы теоретик һәм практик өлешләрдән тора иде. Егетләр предприятиедә персонал белән идарә итү кейсларын чиштеләр, хезмәтне саклау, информатика буенча сораулар кергән тестлар уздылар. Иң катлаулы бирем – инглиз телендәге текстны тәрҗемә итү булды. «Аны техник терминнарның булуы катлауландыра, – дип аңлатты техникум мөгаллиме Вячеслав Миронкин. – Бу – конкурс биреме – хәзерге чор таләбе, белгечләр чит ил техникасындагы инструкцияне укып аңларга тиешләр».

Чараның практик өлеше автодромда узды. Студентлар тракторны фигуралы йөртүдә ярыштылар, гаражга керделәр, сабанны көйләү биремен үтәделәр.

Конкурста катнашучыларның осталыгын компетентлы жюри бәяләде, аның составында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге вәкилләре, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм техникум мөгаллимнәре бар иде.

Беренче урынны «Саба аграр көллияте» ДАҺБУ студенты Әлмир Хафизов алды. Икенче урынга «Аксубай универсаль технологияләр техникумы» ДБҺБУ студенты Роман Краснов чыкты, өченче урынга «Апас аграр көллияте» ДАҺБУ студенты Айнур Әшниязов чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International