Илнең 15 төбәгеннән белгечләр “Силос мәктәбендә” катнашалар

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Бүген «Красный Восток Агро» ААҖ базасында ике көнлек “Силос мәктәбе” семинары ачылды, аны «The DairyNews» ИА оештыра. Семинарга илнең 15 төбәгеннән – Татарстан, Башкортостан, Чуашия, Удмуртия республикаларыннан, Самара, Рязань, Калуга, Тамбов, Воронеж, Томск, Новосибирск, Свердловск, Ленинград, Киров өлкәләреннән һәм Пермь краеннан белгечләр җыелды.

Чарада катнашучыларны сусыл азыкларның сыйфатын күтәрү һәм сыерларның продуктивлылыгын озайту буенча бәйсез консультант, Аддкон (Германия) компаниясенең техник директоры, доктор Хорст Ауэрбах һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Гелүс Баязитов сәламләделәр.

«Силос мәктәбе» барышында силос әзерләү, өстәмәләр куллану, фермада азык сыйфатын бәяләү ысуллары, коры азыкларда микотоксиннар барлыкка килү сәбәпләре турындагы мәсьәләләрне карау планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International