Республиканың Тәтеш районы «Новая Заря» ААҖендә терлекчелек продукциясен җитештерү темпларын арттыралар

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Республиканың Тәтеш районы «Новая Заря» ААҖендә терлекчелек продукциясен җитештерү темпларын арттыралар. Бүгенге көндә биредә 270 баш сыер бар. Бер сыердан тәүлеклек уртача савым 20,8 кг тәшкил итә, һәркөнне 5,6 тоннадан артык сөт савыла.

«Бу күрсәткечләргә без биш ел буе килдек, – дип сөләде “Новая Заря” ҖЧҖ җитәкчесе Илһам Хисамов. – Башта төп басым матди-техник базаны ныгытуга ясалды, моңа, әлбәттә, дәүләт программаларын гамәлгә ашыру ярдәм итте. Шуның аркасында без ике сөтүткәргеч куйдык, азык тарату агрегаты сватып алдык, шулай ук ике терлекчелек бинасына ремонт ясалды».

Аның сүзләренә караганда, хуҗалыкта сөт терлекләрен яңартуга, яшь эре мөгезле терлекләрнең сакланышына зур игътибар бирелә. «Әлбәттә, сөт җитештерүдә уңышларга төрлечә ирешеп була, әмма иң мөһиме – ышанычлы хезмәт сөючән коллектив булу, безнең бу кешеләр белән эшләвебез беренче ел гына түгел инде, мин ышанам – алар авыр хәлдә калдырмаячак», – ди Илһам Хисамов.

Ферма мөдире Илдар Әхмәтҗанов терлекчелектә 30 еллап эшли инде. «Бездә сигез сыер савучы бар – барысы да үз эшләрендә җаваплы, намуслы, зур тәҗрибә туплаган кешеләр. Лидерлар бишлегенә Гөлназ Мөхәммәтуллина, Ольга Әхмәдуллина, Флера Әхмәтова, Люция Мөхәммәтуллина һәм Халидә Гыйззәтуллина керәләр», – дип өстәде Илдар Әхмәтҗанов.

Флера Әхмәтова фермага мәктәпне тәмамлаганнан соң килә һәм инде 33 ел үз һөнәренә тугрылыклы булып кала. «Элек бар эш кулдан башкарыла иде, ә хәзер барысы да механикалаштырылган. Минем төркемдә 50 сыер бар, барысына да өлгерәм, – диде ул. – Тырышсаң – нәтиҗәсе була, шуннан чыгып – лаеклы хезмәт хакы да».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International