Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының «Планин А.В.» КФХында көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру дәвам итә. «Без бу чараларга зур игътибар бирәбез, чөнки булачак уңыш язмышы да шуңа бәйле. Көзге бодай 750 гектар мәйданны били, күпьеллыклар – 50 гектар», –дип сөйләде хуҗалыкның инженер-механигы Игорь Планин.
Аның әйтүенчә, язгы кыр эшләре барышында 120 тонна аммиак селитрасы куллану күздә тотыла, ә сабан көзге культураларын чәчкәндә 130 тонна катнаш ашлама кертү планлаштырыла. Гомумән алганда, бу сезонда хуҗалыкта 420 тонна төрле ашлама тупланган.
«Туман-1М» катнаша грегатында Сергей Ануфриев эшли, ашламаларны Юрий Шамаев һәм Александр Бурмистров ташыйлар, ә «Фотон» агрегатында ашламаны Сергей Макаров төяп тора, аңа Денис Якимчев һәм Андрей Черкасов булышалар.
«Конвейерның барлык әгъзалары бөтен көчләрен куеп, күңелләрен салып эшлиләр. Төшке һәм кичке ашлар кырга китерелә. Аларны Татьяна Аблязова һәм Любовь Талалаева әзерлиләр», – дип өстәде Игорь Планин.