Александр Ткачев: резерв фондыннан бүленгән 5,2 млрд. сум акча АПКга 180 млрд. сумлык ташламалы инвестиция кредиты җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә уздырылган Хөкүмәт утырышында катнашты.

Утырыш барышында Александр Ткачев Россия Федерациясе Хөкүмәтенең АПК өлкәсендә ташламалы кредит механизмын гамәлгә ашыруга резерв фондыннан 5 млрд. 222 млн.сум акча бүлеп бирү турындагы күрсәтмә проектын тәкъдим итте.

Агымдагы елга федераль бюджет турындагы законда бу максатлар өчен 49,7 млрд. сум каралган, шулардан 36,6 млрд. сумы узган ел кабул ителгән кредит йөкләмәләрен тәэмин итүгә кирәк, 13 млрд. сум чамасы – кыска вакытлы ташламалы кредитларга. Яңа инвестпроектлар өчен бюджеттат акча юк.

«Резерв фондыннан бүленгән 5,2 млрд. сум акча АПКга кимендә 180 млрд. сумлык озак сроклы ташламалы инвестиция кредиты җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Безнең бурыч – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына ташламалы инвестиция кредитларына кергән заявкаларны кыска вакыт эчендә карау, бу акчаларны нәтиҗәле куллануны арттырачак», – диде министр.

Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсенең тиешле проекты Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнде.

21 апрельдән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 24 нче номерлы боерыгына төзәтмәләр үз көченә керә. Ташламалы кредитлау юнәлешләре исемлегенә түбәндәге кредитлар кертелде:

– он-ярма сәнәгате өчен ФО субъектларыннан һәм УФОдан ашлык һәм Россия Федерациясе территориясендә үстерелгән җитен, киндер, колмак сатып алуга;

– авыл хуҗалыгы техникасы, запас частьләр һәм җайланмалар сатып алуга (ашлык киптерү агрегатлары, балык үрчетү инфраструктурасы объектлары, шулай ук кошчылык җайланмалры, инкубаторлар, брудерлар өстәлде);

– бөртекле культураларны эшкәртү, саклау һәм күчерү өчен, майлы культураларны саклау өчен куәтле объектлар төзүгә, реконструкцияләү һәм модернизацияләүгә;

– он тарттыру, икмәк пешерү, кондитерлык һәм шәраб җитештерү предприятиеләрен төзүгә, реконструкцияләү һәм модернизацияләүгә;

– 2018 елда дуңгызчылык комплекслары төзүгә;

– терлек сую пунктларын, ит суыткычларын, авыл хуҗалыгы хайваннарын кабул итү пунктларын реконструкцияләүгә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International