Кичә, 18 апрельдә, Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының Иске Шөгер авылы Мәдәният йортында мәктәпләрдәге чыгарылыш сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш буенча очрашу узды. Аны районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе оештырды.
Очрашу барышында мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары республиканың агросәнәгать комплексы торышы, авыл хуҗалыгы һөнәрләре һәм тармакның яшь белгечләренә дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат алдылар.
Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов һәм мәгариф идарәсе башлыгы Вәгыйз Сәнәтуллин җәйге чорда ата-аналарына терлек карауда һәм кыр эшләрендә булышкан укучыларга бүләкләр тапшырдылар. Алар районның авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.
Укучылар алдында шулай ук районның дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рашат Әхмәтов, Лениногорск политехника көллияте директоры Рөстәм Минәҗев һәм башкалар чыгыш ясадылар.