Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районыннан КФХ башлыгы кыяр уңышын җыя

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Якты Күл авылыннан Рәфыйкъ Фәйзуллинның крестьян-фермер хуҗалыгында кыяр уңышын җыялар.

«Беренче кыярларны без март азагында ук татып карадык, хәзер инде барысы да өлгереп килә, – дип сөйләде Рәфыйкъ Фәйзуллин. – Безнең өч теплицабыз бар. Икесендә кыяр үстерәбез, өченчесе - помидор өчен. Томатларны апрель азагында җыя башлыйбыз».

Теплицаларның гомуми мәйданы 1200 кв.м. тәшкил итә. Фермер яшелчә продукциясен Нурлат шәһәренең авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International