Республиканың Зәй районыннан КФХ башлыгы 14 мең баш кош-корт үстерә

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Түбән Пенәче авылыннан КФХ башлыгы Җәүдәт Зәйнәшев 2010 елдан башлап кошчылык үрчетү юнәлешендә эшчәнлек алып бара. «Башта мин җир кишәрлеге алдым, анда ярымҗимерек фермалар корпуслары урнашкан иде. Ике ел эчендә диярлек бер корпусны ремонтлап чыктым, шунда йомырка сала торган тавыклар үрчетә башладым, – дип сөйләде фермер. – Күбрәк немец токымыннан булган тавыклар тотам».

2014 елда Җәүдәт Зәйнәшев « атарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча грант ота. Шул акчаларга ул икенче корпусны ремонтлый. «Дәүләт ярдәме белән мин кошчылык хуҗалыгын тизрәк киңәйтә алдым. Хәзер бездә 14 мең йомырка сала торган тавык бар. Кошчыкларны Удмуртиядән кайтарабыз, – диде авыл эшкуары. – Интернет челтәре ярдәмендә Башкортостаннан, Чувашиядән, Самарадан, Ульяновскидан, Мәскәү өлкәсеннән һәм башка төбәкләрдән даими сатып алучылар таптым. Мондый тавыклардан тыш, казлар, күркәләр, күркә-үрдәкләр, мулардлар үстерәм. Бәлки, киләчәктә, күңел өчен булса да, фазаннар да үстерермен әле».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International