Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының «Аксу Агро» ҖЧҖендә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру дәвам итә. «Нива» бүлекчәсе кырлары кардан башкаларныкына караганда иртәрәк арынды, шуңа күрә техника да бирегә беренчеләрдән булып чыкты. Чиратта – “Нур” бүлекчәсе кырлары, – дип сөйләде предприятиенең баш агрономы Иршат Хәнифов. – Ашламалар кертүдә читтән җәлеп ителгән белгечләр эшли, аларны Аркадий Наумов һәм Андрей Белов китереп торалар, агрегатларга Фәнис Сәйфуллин салып тора».
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белешмәләре буенча, «Аксу Агро» ҖЧҖендә күпьеллык үләннәргә ашлама 800 га мәйданда кертелгән (план – 2,9 мең га), көзге культураларга – 500 га мәйданда (план - 3,9 мең гектардан артык).