«Яңа эш башлаучы фермер» VI интеллектуаль уенының икенче этабына йомгаклар ясалды. Исегезгә төшерәм, әлеге проект Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Россия авыл яшьләре берлеге тарафыннан алтынчы мәртәбә гамәлгә ашырыла. 5 ел эчендә уенда 49 аграр югары уку йортыннан, 37 урта һөнәри уку йортыннан һәм 46 укучылар бригадасыннан 5 меңнән артык кеше катнашты.
Быел уенның беренче этабында катнашуга илнең 48 субъектыннан 300дән артык команда теләк белдергән иде, шуннан бары тик 107 бизнес-план гына сайлап алынды һәм эксперт бәяләвенә җибәрелде. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия балык хуҗалыгы, Авыл хуҗалыгы икътисады буенча бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты, Росагролизинг, Илкүләм яшелчә-җиләк-җимеш берлеге, АККОР һәм башка оешмалар вәкиләреннән торган жюри проектларны тиешле критерийлар буенча (реаль булу, максатчанлыгы, нәтиҗәлелелеге, географик бәйләнеше, ресурслардан комплекслы файдалану һ.б.лар). Эш йомгаклары буенча 37 иңяхшы бизнес-план сайлап алынды – аларның авторлары «Яңа эш башлаучы фермер» VI интеллектуаль уены финалына килергә тиеш булалар, ул 2018 елданың 23-24 апрелендә Мәскәүдә узачак.
Җиңүчеләр арасында – Татарстан Республикасыннан ике команда. Берсе – «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ (Айзат Хәлиуллин, Рөстәм Конов һәм Динар Яруллин, Кукмара районы «Сыйфат» хуҗалыгының крестьян (фермер) хуҗалыгы базасында сөт эшкәртү һәм сөт продукциясен сату буенча проект), икенчесе – «Буа ветеринария техникумы» ДАҺМУ (Илья Рыбаков, Габдрахман Садыйков һәм Илсаф Мөдәрисов, бытбылдык продукциясе җитештерү буенча «БуаПерепел» мини-фермасы проекты).