Татарстанда бөртекле сабан культураларын чәчүгә керештеләр. Чәчү кырларына беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының «Сарман» агрофирмасы» ҖЧҖ хезмәтчәннәре чыкты.
«Арпа чәчә башладык, әлегә бер чәчү комплексы гына эшли, – дип сөйләде агрофирма директоры Диккатъ Хөснетдинов. – Язгы чәчүне барысы 6,7 мең гектар мәйданда башкару планлаштырыла».
Гомумән алганда, район буенча бөртекле һәм кузаклы культуралар 28 мең га мәйданда чәчеләчәк. «Туфрактагы дымлылыктан мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланып калырга кирәк, шуңа күрә чәчү эшләрен иртәрәк башлау әйбәтрәк, – диде районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов. – Механизаторларның кәефләре күтәренке, хәерле сәгатьтә булсын, дип әйтергә генә кала. 2018 ел Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен мул уңышлары белән сөендерсен!».
Татарстан Республикасының Мөслим муниципальном районында чәчү эшләренә «Намус» агрофирмасы» ҖЧҖ игенчеләре чыкты. «Кырда ике чәчү комплексы эшли, 100 гектар мәйданда арпа чәчелде, – дип сөйләде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Ренат Вәлиев. – Агрофирмада бу культура 2,7 мең гектар мәйданда чәчелә».
Зәй муниципаль районында язгы чәчүгә «Нива» ҖЧҖендә чыктылар. Районда бөртекле сабан культуралары 25 мең га мәйданда чәчеләчәк, дип көтелә. Шуны да әйтергә кирәк, районда көзге культураларга ашламалар 13 мең гамәйданда кертелде.