Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының «Подберезье» агрофирмасы” ҖЧҖендә чәчү кампаниясенә әзерләнәләр

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының «Подберезье» агрофирмасы” ҖЧҖендә чәчү кампаниясенә әзерләнәләр. «Безнең чәчү эшләрен уздыру планыбыз бар, сабан культураларын 1886 гектар мәйданда чәчү планлаштырыла, техник культураларны – 568 гектар мәйданда, азык культураларын – 1197 гектарда. Көзге культуралар 569 гектар тәшкил итә, – дип сөйләде агрофирманың башкарма директоры Александр Котков. – Техника эшкә әзер диярлек, моның өчен инженер Александр Евстафьев һәм механик Виктор Фролов җаваплы».

Узган ел «Подберезье» агрофирмасы” ҖЧҖендә машина-трактор паркын яңартканнар – чәчкеч, роторлы чапкыч, ике «К-744» тракторы һәм «Полесье» комбайны сатып алганнар. Бүгенге көндә биредә минераль ашламалар кертәләр. «Үзебезнең элиталы орлыкларны чәчәбез, без бары тик кукуруз гибридлары гына сатып алабыз, – дип өстәде Александр Котков. – Гомумән алганда, механизаторларның күңеле күтәренке, чәчү башланганны гына көтәбе».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International