Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районыннан Копка авылында шәхси эшкуар Фәнис Хаматдинов сөт эшкәртү буенча мини-завод төзи. Биредә һәркөнне 8 тонна чимал эшкәртелер дип көтелә.
«Эш төгәлләнеп килә: хәзер җайланмалар урнаштырабыз. Катык, каймак, кефир һәм май эшләп чыгарачакбыз. Мини-заводны май азагында эшләтә башлауны планлаштырабыз», – дип сөйләде Фәнис Хаматдинов.
Эшкуар сөтне Адаево, Аш-Бузи, Зур Сәрдек, Чишмәбаш, Кара-Елга, Копка һәм Туембаш торак пунктларының шәхси хуҗалыкларыннан җыюны планлаштыра. «Һәркөнне уртача 17 тонна сөт җыябыз, аны суытабыз һәм фильтр аша чыгарабыз. Соңыннан чималны Арча һәм Саба сөт заводларына тапшырабыз, – дип сөйләде Фәнис Хаматдинов. – Минем шулай ук Аш-Бузи һәм Адаево авылларында ике пекарням бар. Әзер продукцияне сату буенча Кукмара, Балтач, Арча, Саба һәм республиканың башка районнарындагы кибетләр белән хезмәттәшлек итү җайга салынган. Шуңа күрә сөт продукциясен сату вариантлары турында да артык баш ватмыйм».