Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының «Сөләйманов А.И.» КФХсында күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының «Сөләйманов А.И.» КФХсында механизаторлар Ерыклы һәм Фомкино кырларында күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр.

«Бер гектарга бер центнер исәбеннән аммиак селитрасы кертәбез. Эшне күпьеллык үләннәрдән башладык, аннары көзгеләргә күчәбез. Күпьеллык үләннәр бездә 2710 гектарда, көзге культуралар - 4137 гектар, – дип сөйләде хуҗалык идарәчесе Ирек Хәйдәрҗанов. – Биләр-Күлдә ашламаларны оешкан төстә төяп җибәрәләр, ике бригада аларны кырларга ташый һәм агрегатларга сала. Эш җайлы бара, тоткарлыклар юк».

Гомумән, район буенча көзге культуралар 16,7 мең га мәйданны били, күпьеллык үләннәр – 10 мең гектардан артык. «Якын араларда барлык хуҗалыкларда да язгы кыр эшләренә тотынуны планлаштыралар, барлык җитәкчеләр алдына көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруны язгы кыр эшләренә керешкәнче тәмамларга дигән бурыч куелган, – диде районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ислам Сафиуллин. – Чәчүлекләргә ашлама кертү авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын арттыруда иң мөһим фактор булып санала, районда һәрвакыт бу чараларга зур игътибар бирелә. Хуҗалыкларда орлык та җитәрлек күләмдә әзерләнгән, бу көннәрдә аларны инкрустацияләү дәвам итә».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International