Узган атна азагында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Тимирязов ис. ҖЧҖ базасында терлекчелек тармагының 2018 елның 1 кварталындагы эшенә йомгаклар ясау буенча семинар-киңәшмә узды. Фикер алышуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе идарәсе башлыгы Фирдәүс Нәбиуллин, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар Тимирязов ис. ҖЧҖенең терлекчелек биналарында булдылар, алардагы савым сыерларын һәм яшь эре мөгезле терлекләрне тоту һәм ашату шартлары белән таныштылар. Терлекләрне үрчетү, авырулардан профилактикалау һәм дәвалау мәсьәләләрен карадылар.
Чараның пленар өлеше Килеево авылының Мәдәният йортында узды. Терекчелек тармагы күрсәткечләре турындагы нотык белән районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдаүс Нәбиуллин чыгыш ясады. Нотыктан аңлашылганча, 2018 елның 1 апреленә авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда эре мөгезле терлекләр саны 37,7 мең баштан артыграк исәпләнә, бу узган елның шушы чорына караганда 1536 башка күбрәк. Өч ай эчендә 18,5 мең тонна сөт җитештерелгән (110%) һәм 1,7 мең тонна – ит (100%).