Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы механизаторлары үз хуҗалыкларында машина-трактор паркларын яңарталар. Мәс., 2018 елгы язгы кыр эшләренә «Гинсбург В.С.» КФХында чәчү комплексы, «Massey Ferguson» тракторы һәм «Horsch» культиваторы сатып алдылар, аларның гомуми суммасы 50 млн. сумнан артыкка төште.
Узган ел азагында «Просто молоко Агро» Җчҗендә дә МТПны яңарттылар, бу максатлар өчен алар 54 млн. акча тоттылар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы белгечләре сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы оешмалары язгы чәчүгә чыгарга әзер. Техника ремонтланган, минераль ашламалар һәм орлык материалы да җитәрлек күләмдә тупланган, шушы көннәрдә район башлыгы Михаил Афанасьев һәм районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Марсель Мотыйгуллин хуҗалыкларның 2018 елгы язгы чәчүгә әзерлеген тикшерделәр, һәм нәтиҗә – канәгатьләнерлек.