Республикада техниканың 2018 елгы язгы чәчү эшләренә әзерлеген тикшерделәр

2018 елның 14 апреле, шимбә

Бу атнада Татарстан районнарында АПК оешмалары арасында 2018 елгы язгы чәчүгә әзерлек буенча конкурслар узды. Әлмәт һәм Нурлат муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы оешмаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов җитәкчелегендәге комиссия булды.

Ришат Хәбипов, финанс кыенлыкларга да карамастан, барлык хуҗалыкларда да техника язгы чәчүгә әзер, диде. Шулай да, Әлмәт районында механизаторлар җитешми икән, аларны чит төбәкләрдән җәлеп итәләр.

«Нурлат районы хезмәтчәннәре һәрвакыт чәчүгә дә, урып-җыюга да беренчеләр булып чыгалар, шул ук вакытта бөртеклеләр уңышын да мулдан җыялар, – диде министр урынбасары. – Быел белгечләр тагын да күбрәк тырышкан, бигрәк тә, “Сөләйманов А.И.” КФХсы. Алар яңа техника сатып алганнар, орлыклар, ашлама һәм ягулык белән тәэмин ителеш – 100%. Язгы кыр эшләрен уздыруның төгәл планы да эшләнгән».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International