Министрлыкта Татарстанның Бакчачылар берлеге һәм бакчачылар конференциясе узды

2018 елның 14 апреле, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстанның Бакчачылар берлеге һәм бакчачылар конференциясе узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Ришат Хәбипов, Татарстан Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин, Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары, муниципаль районнарның башкарма комитетлары вәкилләре, коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре рәисләре катнашты.

2017 елда бакчачылык ширкәтләренең тышкы инженерлык инфраструктурасын төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләү программасын гамәлгә ашыруның йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар турындагы нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов чыгыш ясады.

2017 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан программаны гамәлгә ашыруга 550 млн. сум акча бүленгән. Бу акчаларга 32 скважины казылган, 50 су җыю башнясы һәм резервуарлары куелган, 141 ККК (ТБО) мәйданчыгы урнаштырылган, аларны комплекетлау өчен бакчачыларга 272 контейнер һәм 129 бункер бирелгән, 60,1 км һава һәм кабель линиясе төзекләндерелгән, 16 трансформатор куелган һәм 38 км керү юллары сузылган. «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән 2018 елга да бу төр эшләр башкарылырга тиешле муниципаль берәмлекләр исемлеге расланды», – диде Николай Титов.

Николай Титов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының 1:2 чагыштырмасы белән финанслашу тәкъдиме турында да әйтеп узды. Татарстан Бакчачылар берлеге тарафыннан 2018 елда инженерлык инфраструктурасын үстерүне финанслашу программасында катнашырга телүче ширкәтләрдән заявкалар җыю буенча эш башкарылган. Бу инициатива агымдагы елның февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да хупланды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан вәкаләтле министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә гражданнарның үз-үзләрен салымлау буенча норматив база эшләү буенча эш алып барыла.

Татарстан Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин үз чыгышында, оешма 130 бакчачылык ширкәтен берләштерә, диде. «2017 елда программа кысаларында күп эш башкарылды, республика һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерәсем кил», – диде Владимир Дейнекин.

Аннары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов чыгыш ясады. Ул “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе тарафыннан кабул ителгән «Бакчачы йорты – гаилә терәге» федераль партия проекты турында әйтеп узды. «Бу проект, региональ вариантта, Татарстанда быел да гамәлдә булачак», – диде ул.

Аның әйтүенчә, узган ел республика районнарында бакчачылык ширкәтләре рәсиләре белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр уздырылган, Иҗтимагый совет төзелгән, аның ярдәмендә бакчачылык программасын гамәлгә ашыру буенча шактый эшләр башкарылган.

«Очрашулар нәтиҗәләре буенча республикада бакчачылык хәрәкәтен алгап таба үстерү буенча тәкъдимнәр эшләнде. Бүгенге көндә дә алар буенча эшләр алып барыла, – диде Валерий Власов. – Иҗтимагый совет әгъзалары бакчачылык ширкәтләре мәсьәләләре буенча киңәшмәләрдә ел дәвамында даими катнаштылар, бакчачыларга мәгълүмати һәм консультатив ярдәм күрсәттеләр».

Чарада шулай ук Түбән Кама районының Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин, Биектау муниципаль районының «Кактус-74» бакчачылык ширкәте идарәсе рәисе Александр Песчанников һәм башкалар чыгышлар ясадылар.

Чара азагында актив эшләүче бакчачылык ширкәтләре рәисләрен бүләкләү тантанасы булды. Алар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International