Татарстан башкаласында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2018 елның 14 апреле, шимбә

Бүген Казанның 10 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек товарларны сату ярминкәләре узды. Вахитов районы мәйданчыгында шәһәр халкына Алексеевск муниципаль районы крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәт күрсәтте. Барысы 1,1 млн. сумлык продукция алып килгәннәр. Болар - яшелчә, ит, сөт, йомырка, шикәр, он, ярма, казылык, макарон, кондитер әйберләре, бал һәм башкалар.

«Без “Родина” колхозыннан алынган сөтне сатабыз, бер литры 30сум, – дип сөйләде Алексеевск районының “Коопторг” КҖ (ПО) идарәсе рәисе Сергей Доронов сөйләде. – Алучылар күп. Без Идел буе районы ярминкәсендә сата идек, даими сатып алучыларыбыз бар иде, хәзер биредә, кызганыч, аларны югалттык».

Балык Бистәсеннән фермер Инсаф Миңнегалиев күркә ите сатты. «Сәүдә яхшы бара. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре безгә үзебезнең продукцияне сату өчен зур мөмкинлек», –диде Инсаф Миңнегалиев .

«Мин биредә беренче мәртәбә. Гадәттә, әни йөри иде, бүген бергә килдек. Бәяләр дә кулай, сатучылар да бик сөйкемлеләр. Мондый ярминкәләр киләчәктә дә дәвам итсен иде», – диде Казанда яшәүче Алсу Шакирова.

Исегезгә төшерәбез, Казанда ярминкәләр «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖендә (Аграрный ур., 2, ярминкә мәйданчыгы һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә); «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а); Энергетиклар һәм Шамил Усманов урамнары ягыннан Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта; «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский ур., 152/2) һәм Юдино поселогында (Юдино пос., Ильич ур., 1); Достоевский урамы буенча Чехов базары артындагы парковка мәйданчыгында (Чехов ур., 2) һәм Кәрим Тинчурин ис. сквер каршында (Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә); «Чулпан» мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 48а).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International