Кичә, 13 апрельдә, Арча муниципаль районында авыл хуҗалыгы культураларын үстерү мәсьәләләре буенча семинар узды. Чарада районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, начальник районного отдела филиала ФГБУ «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының район башлыгы Рүзәл Мортазин, «Биопрепаратлар» НПИ” ҖЧҖ директоры Римма Ибәтуллина, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты.
Семинар барышында үсемлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген, туфрак уңдырышлылыгын арттыру, минераль ашламалар куллану, чәчүлекләрне корткычлардан, авырулардан, чүпләнүдән яклау чараларын куллану, шулай ук язгы кыр эшләрен башкарганда хезмәтне саклау таләпләрен үтәү мәсьәләләре каралды.