Бу атнада Татарстанда «Алдынгы технологияләрне куллануны исәпкә алып, агымдагы елда чәчү кампаниясен уздыру тактикасы” темасына зона семинар-киңәшмәләре узды. Мондый очрашулар Тәтеш, Балтач, Аксубай һәм Мөслим районнарында булды. Аларда барысы 500дән артык кеше – районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы вәкилләре катнашты.
Семинар-киңәшмәләр башланыр алдыннан катнашучылар мәгълүмати материаллар һәм лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәләре белән таныштылар, шулай ук туфракның нәтиҗәлелеген арттыру өчен кирәкле препаратлар җыелмасын сайлап ала алдылар.
«2018 ел үзенчәлекләре. Игенчелек тармагы алдындагы бурычлар һәм бу елның язгы кыр эшләрен уздыруның төп мизгелләре» темасына нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов чыгыш ясады. Ул үз чыгышларында авыл хуҗалыгы культуралары уңышына табигать шартларының йогынтысы, районнардагы чәчүлек мәйданнарының структуралары, орлык материалының сыйфаты, минераль ашламалар куллану һәм сидераль культуралар чәчү турында сыйләде.
Шундый очрашулар барышында белгечләр авыл хуҗалыгы предприятиеләренең авыл хуҗалыгы культураларын җитештерү процессында үсемлекләрне яклау чаралары белән тәэмин итүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлек итүе нәтиҗәсендә ирешкән казанышлары турында күп нәрсә белделәр. Шулай ук бөртекле, кузаклы культураларны, шикәр чөгендерен, рапс һәм көнбагышны, орлык кукурузын үстерү үзенчәлекләре буенча фикер алыштылар.