Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Чынлы» ҖЧҖендә механизаторлар язгы кыр эшләренә керештеләр. Бүгенге көндә авыл хезмәтчәннәре күпьеллык үләннәргә ашламалар кертәләр. «Бездә күпьеллык үләннәр 1542 гектар мәйданны били, көзге культуралар – 600 гектар, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Барис Гафуров. – Механизаторлар Фәнис Вәлиев, Дамир Рәимов һәм Азат Сатдинов кырларда бик тырышып эшлиләр, кырга иртән сәгать 4тә үк чыгалар һәм төнгә кадәр шунда булалар».
«Чынлы” ҖЧҖендә чәчү кампаниясенә барысы да әзер. «Техника ремонтланган, башка мәсьәләләр дә хәл ителгән, старт кына көтәбез», – диде хуҗалыкның баш инженеры Шәфикъ Шәйдуллов.