Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча кулланучылар кооператорларына аларның матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү өчен аларны сайлап алу буенча конкурс башлану турында игълан итә.
Заявкалар һәм документлар 2018 елның 16 апреленнән 15 маена кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә:
Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 309 каб. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Грантлар бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турында мәгълүмат биредә урнаштырылган: http://agro.tatarstan.ru/rus/2018-2567337.htm.