2018 елның 1 кварталында «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре 14 меңнән артык тикшерү уздырдылар

2018 елның 13 апреле, җомга

2018 елның 1 кварталында «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре 1362 пария ашлык һәм аның эшләнмәләрен тикшерделәр һәм аларның сыйфатын бәяләделәр. Аның гомуми массасы 106,1 мең тонна тәшкил итә. 14 мең тикшерү уздырылды.

Моннан тыш, «Ашлык, ярма, катнаш азык һәм аларны җитештерү өчен компонентлар, шулай ук ашлык эшкәртүдән барлыкка килә торган продуктлар иминлеге һәм сыйфаты өлкәсендә тикшеренүләр» буенча – 841 тикшерү, «Россиянең ВТОга кушылуы кысаларында Россия Федерациясе территориясендә фитосанитар контроль, үсемлек продукциясе иминлеге һәм сыйфаты, сорт һәм орлык дәүләт контроле өлкәсендә лаборатор тишеренүләр» буенча – 88 тикшерү, “Үсемлекләр карантины өлкәсендә тиешеренүләр” юнәлешендә 441 тикшерү уздырылды.

Шул ук вакытта, 10,2 мең тонна начар сыйфатлы продукция ачыкланды, шул исәптән чит ис кергән ашлык – 4,2 мең тонна, корткычлардан зарарланган икмәк запасы – 1,2 мең тонна, иминлек күрсәтечләре буенча максималь рөхсәт ителә торган норма (МДУ) артып киткән – 90 тонна, макроикътисадый күрсәткечләргә (НД) һәм башка күрсәткечләргә туры килми торган продукция – 4,8 мең тонна.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International