Казанда метаннан азык протеинын җитештерү мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы делегациясе «Химград» технополисы территориясендә урнашкан «Кинематика» ФҖБ (НПО)” ҖЧҖ эше белән таныштылар. Аның составында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Гелүс Баязитов һәм Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең азык кафедрасы мөдире Фирая Әхмәтҗанова бар иде.

«Кинематика ФҖБ» ҖЧҖ 2010 елда «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ ярдәмендә төзелгән иде. Предприятие хезмәткәрләре түбәнпотенциаль җылылыкны утильләштерү өлкәсендә тикшеренү эшләре алып баралар, шулай ук электр энергиясен генерацияләү һәм ягулык ресурсларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру, сәнәгать һәм терлекчелек предприятиеләрендә пычрак суларны утильләштерү буенча проектлар эшлиләр.

Бүгенге көндә биредә метаннан азык протеинын җитештерү буенча тикшеренү эшләре бара. «Кинематика ФҖБ» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Угловский белгечләрне лаборатория җайланмалары һәм фәнни-тикшернү эшләренең нәтиҗәләре белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International