Республикада АПК оешмалары арасында 2018 елгы язгы чәчүгә әзерлек буенча конкурслар

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан районнарында АПК оешмалары арасында 2018 елгы язгы чәчүгә әзерлек буенча конкурслар уза.

Арча муниципаль районында авыл хуҗалыгы оешмаларында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов җитәкчелегендәге комиссия булды. Аның составында шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү секторы мөдире Ян Клетенков, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелегенең район бүлеге башлыгы Габделхак Касыймов һәм башкалар бар иде.

Комиссия техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәт таләпләренең үтәлешен, үсемлекчелек буенча чараларның үтәлешен бәяләде.

Конкурс йомгаклары буенча «Курса МТС» ҖЧҖ беренче урынга чыкты, икенче урында – «Ак Барс» агрокомплексы” ҖЧҖ һәм өченче урынга «Северный» агрофирмасы” ҖЧҖ чыкты.

Сарман муниципаль районында язгы чәчүгә әзерлекне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек объектларын механикалаштыру секторы секторы мөдире Ришат Насыйров җитәкчелегендәге комиссия тикшерде, аның составында шулай ук игенчелек тармакларын үстерү бүлегенең орлыкчылык һәм химияләштерү секторы әйдәүче киңәшчесе Рамил Зиннәтуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының район бүлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов бар иде.

Биредә беренче урын “Нөркәй” агрофирмасы” ҖЧҖенә бирелде, икенче урын – «Җәлил» агрофирмасы” ҖЧҖенә һәм «Сарман» агрофирмасы” ҖЧҖенә.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчеклегендәге төркем Саба муниципаль районында булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан тагын аның составында АПКны инженер-техник тәэминитү секторы мөдире Илнар Габбасов һәм игенчелек тармакларын үстерү бүлегенең орлыкчылык һәм химияләштерү секторы мөдире Ренат Ногманов бар иде.

Биредә беренче урын «Шытсу» АХП” ҖЧҖенә бирелде, икенче урынга «Игенче» ҖЧҖ чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International