Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы сөт базарын җайга салучы буларак чыга

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

11 апрельдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов сөт базарындагы вәзгыять мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, Джамбулат Хатуов карала тлраг мәсьәләләрнең тулаем сөтчелек тармагын үстерү өчен мөһим булуын билгеләпүтте.

«Бүген без Россиянең сөт базарында барлыкка килгән вәзгыятьне беләбез һәм аның буенча, шулай ук сөтнең үзкыйммәтен һәм сәүдә балансын җайга салу буенча коры сөтне төп безгә җибәрүче буларак Беларусь Республикасы белән базарны тотрыкландыруга юнәлдерелгән чаралар күрә башладык. Без аның белән киләчәктә тармакны үстерү модельләрен булдыру, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен нигезсез бәяләр тирбәлешеннән яклау механизмнарын эшләү буенча үзара консультацияләргә керештек», – диде Джамбулат Хатуов.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары ведомствоның илдәге сөт продукциясе хәрәкәте турында тулы мәгълүматка ия булуын әйтте, ә профильле департаментлар берничә еллык саннарга анализ ясадылар һәм фаразланган бәяләр эшләделәр, диде ул.

«Азык һәм эшкәртү сәнәгате өчен коры сөт һәм ак май – ул башка тармаклар өчен нефть һәм газ кебек, шуңа күрә тигез балансларга таянырга тиеш. Аларны төзүдә безгә 3-5 елга исәпләнгән бизнес – җитештерүчеләр белән озак срокка төзелгән шартнамәләр ярдәмгә килергә тиеш. Бу тармакны да күпкә үстерә һәм базарны да заманча җайга салырга ярдәм итә», – диде Джамбулат Хатуов.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Икътисадый, инвестицияләр һәм АПК базарларын җайга салу департаменты директоры Анатолий Куценко федераль округларда сөт базарындагы вәзгыять һәм терлекчелек продукциясенә ихтыяҗ һәм тәкъдимнәр турында сөйләде, ул авыл хуҗалыгы җитештерүенең 15 төре буенча баланслар 2020 елга кадәр чорга планлаштырылуын ассызыклап китте.

«Сөт базарында катнашучыларның беренче чиратта үтәлергә тиешле берничә бурычлары бар: аграрийларга сөт җитештерүнең табышлылыгын 20-25% дәрәҗәсендә тәэмин итәргә, эшкәртү предприятиеләренең йөкләнешен һәм читтән коры сөт кертүне җайга салырга, сөт базарында фальсификатка чик куярга», – диде Анатолий Куценко.

Ул шулай ук коры сөт кушылып җитештерелә торган продукция исемлеген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан кыскарту зарурлыгын билгеләп үтте.

«Данон» компаниясенең корпоратив мөнәсәбәтләр буенча Вице-президенты Марина Балабанова Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының эшкәртүчеләр белән сөт җитештерүчеләр арасында озак сроклы шартнамәләр булдыруга омтылышын хуплады, компания исә озак сроклы контрактлар өлешен ел саен арттыра.

«Данон Россия» АҖенең сөт сатып алу буенча төбәк директоры Валерий Поляков та Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының базарны тотрыкландыру, барлык катнашучыларны да канәгатьләндерә торган гадел бәяләр булдыру буенча сөт җитештерүчеләр, трейдерлар һәм сәүдә челтәрләре белән сөйләшүләр алдып баруын максатка ярашлы дип билгеләп үтте.

Сөт продуктлары җитештерүчеләр озак сроклы бизнес нәштиҗәсендә бәяләр табышлы гына түгел, ә тотрыклы да булсын иде дигән теләкләрен белдерделәр.

Джамбулат Хатуов шуны искәртеп узды, тармактагы һәр инвестпроект – холдингтан башлап кечкенә фермага кадәр – дәүләт тарафыннан финанслана, шуңа күрә дәүләтне аларның максималь нәтиҗәсе кызыксындыра, моның өчен ул иң яхшы шартлар булдырырга тырыша.

Дәүләт ярдәме зарурлыгын хуплап Саратов өлкәсенең иң эре сөтчелек хуҗалыкларыннан берсе - «Племзавод «Трудовой» АҖ генераль директоры Сырем Байзульдинов сөйләде.

«Доминант» ГК сөтчелек департаменты директоры Владимир Чеверов Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт продуктларын җитештерүчеләр базарын җайга салу буенча эшчәнлегенең мөһимлеген билгеләп үтте.

Читтән коры сөт кертүне чикләү идеясен Валуйск «Молоко» ААҖ генераль директоры Татьяна Обухова да хуплады.

«Сөт җитештерүчеләрнең илкүләм берлеге» коммерциячел булмаган җәмгыять президенты, Дәүләт Думасы Рәисенең аграр мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Хәйруллин сөтнең үзкыйммәтен булдыруда һәм базарда катнашучылар арасында үзара мөнәсәбәтләрдә дәүләт ярдәменең роле зур әһәмияткә ия булуын ассызыклап узды һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт базарын җайга салу буенча инициативасын хуплады.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт базарын җайга салу буенча инициативасын хуплап тагын «Трио» ГК идарәсе рәисе Евгения Уваркина, «ЭкоНива-АПК Холдинг» ҖЧҖ коммерциячел директоры Сергей Ляшко чыгыш ясадылар.

«Залесское молоко» ЯАҖенең директорлар советы рәисе Андрей Романов Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының салым кодексына үзгәрешләр кертү һәм дәүләт субсидияләренә НДСны бетерү инициативасын да хуплады.

Сөт җитештерүчеләрнең илкүләм берлеге идарәсе рәисе Андрей Даниленко Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына сөт базарындагы проблемаларны тирәнтен анализлавы өчен рәхмәт белдерде һәм аның тәкъдимнәрен сөт җитештерүчеләр белән эшкәртүчеләр арасында Министрлык инициативасы буенча диалог башлануга тарихи адым дип атады.

Утырышта катнашучылар, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының ил эчендә дә, шулай ук халыкара аренада да сөт базарын җайга салучы булуына ышаныч белдерделәр.

Утышны йомгаклап, Джамбулат Хатуов, киңәшмәдә катнашучыларның барлык тәкъдимнәре һәм теләкләре Беларусь Республикасы белән булачак сөйләшүдә исәпкә алыначак, диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International