Татарстанның җиде районында язгы кыр эшләренә керештеләр

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанның җиде районында 2018 елгы язгы кыр эшләренә керештеләр. Азнакай, Алексеевск, Чүпрәле, Зәй, Мөслим, Сарман һәм Ютазы районнарында көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне ашламалау эшләрен башладылар.

12 апрельгә көзге культуралар 4,8 мең га мәйданда ашламаланды, күпьеллык үләннәр – 1,8 мең га мәйданда.

Мөслим районында кырга беренчеләрдән булып “Намус” агрофирмасы” ҖЧҖ хезмәтчәннәре чыкты. Биредә көзге культураларны тукландыру 1,2 мең га мәйданда башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International