Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК продукциясен экспортлауны үстерү мөмкинлекләре турында киңәшмә узды. Аны министрның беренче урынбасары Николай Титов үткәрде. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, «Россия экспорт үзәге» АҖ һәм агропредприятиеләр вәкилләре катнашты.
«Башка төбәкләрдәге кебек, Татарстанда да АПК предприятиеләре җитештергән продукцияне сату буенча кыенлыклар бар. Бу хакта кичә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә дә сөйләделәр, – диде министрның беренче урынбасары Николай Титов. – Берничә атна элек Министрлыкта Идел буенда “Россия экспорт үзәге” АҖенең аерымланган бүлекчәсе җитәкчесе Римма Бойцова белән очрашу булган иде. Ул авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә ярдәм вариантлары турында сөйләде».
«Россия экспорт үзәге» АҖенең төбәкара коммуникацияләр директоры Дмитрий Макеев киңәшмәдә катнашучыларны предприятиенең эшчәнлеге белән таныштырды. Россия экспорт үзәге (РЭЦ) – чимал булмаган экспортка ярдәм итү буенча дәүләт институты ул, диде Дмитрий Макеев. Ул Россия экспортчыларына киң спектр финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларын күрсәтә.
Дмитрий Макеев «Made in Russia» проектын гамәлгә ашыруга җентекләп тукталды. «Бу бренд астында без Россия җитештерүчеләренең товарларын чит дәүләтләр базарларына чыгарабыз, – дип ассызыклады ул. – Бу экспортлаучыларга шактый өстенлекләр бирә».
Аннары Татарстан предприятиеләре һәм “Россия экспорт үзәге” АҖ арасында үзара хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.