Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Алтай краеннан төбәкнең Тышкы багланышлар, туризм һәм курорт эше буенча идарәсе башлыгы урынбасары Елена Евсюкова җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Очрашу Игенчеләр сараенда узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин, «Красный Восток-Агро» ИК” ҖЧҖ генераль директоры Владимир Панков, «Анитим» АҖ генераль директоры Сергей Омельченко, «Степное» ҖЧҖ директоры Отто Гросс һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, оАПК өлкәсендә якларның үзара хезмәттәшлегенә шат булуын белдерде. «Безгә сезнең авыл хуҗалыгы җитештерүендәге тәҗрибәгез бик кызыклы», – дип ассызыклады ул.
Алтай краеның Тышкы багланышлар, туризм һәм курорт эше буенча идарәсе башлыгы урынбасары Елена Евсюкова җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдереде. «Алтай крае Хөкүмәте ил төбәкләре белән багланышларны үстерүгә аерым игътибар бирә, бүгенге көнгә башкарма хакимият органнары белән 33ләп килешү төзелде, – дип сөйләде ул. – Алтай крае аграр төбәк булып санала, шуңа күрә АПК мәсьәләләре безнең өчен өстенлекле мәсьәләләрдән санала».
«Анитим» АҖ генераль директоры Сергей Омельченко предприятие эшчәнлеге турында сөйләде. «Алтай машина төзелеше технологиясе фәнни-тикшеренү институты 1958 елда төзелгән, узган ел без “Алмаз” төркеме компанияләренә кердек», – диде ул.
Хәзерге вакытта «Анитим» АҖ Россия предприятиеләрен техника белән тәэмин итү буенча эш башкара. «Анитим» АҖ туфрак эшкәртү өчен кәтүк -тигезләткечләр, культиваторлар, биоматериалларны киптергечләр, салам ваклагычлар һәм башка җайланмалар әзерләп чыгара. Предприятиенең соңгы вакыттагы яңалыклары: «Мечта» БЗГ-24 (БЗГ-18, БЗГ-15) һәм «Победа» БЗГТ-25 (БЗГТ-21, БЗГТ-19, БЗГТ-15) сабаннары.
Алтай крае делегациясе бүген «Казан МЭЗ» АҖендә, «Казан” агросәнәгать паркы” ААҖендә булалар, ә иртәгә, 12 апрельдә, – «Татмит Агро» ҖЧҖендә һәм Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы хуҗалыкларында булачаклар.