Кичә, 10 апрельдә, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Иске Салаус авылында «Алдынгы технологияләрне куллануны исәпкә алып, бу елның чәчү кампаниясен уздыру тактикасы” темасына зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада республиканың 10 районыннан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм игенчелек буенча консультантлары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Семинар-киңәшмә башланыр алдыннан анда катнашучылар ашлык-орлык чистарта торган СМВО-1Б машинасының һәм башка җайланмаларның эшләве белән таныштылар.
Чараны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов ачты. Ул игенчелек тармагы алдына куелган бурычлар һәм 2018 елгы чәчү кампаниясенең үзенчәлекләре турында сөйләде.
Быелгы гомуми чәчү мәйданы 2,9 млн. га тәшкил итә. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 1,6 млн. га. булачак дип фаразлана. «Сыйфатлы орлык материалы – мул уңыш нигезе, – дип ассызыклады Илдус Габдрахманов. – Хәзер орлыкларны әзерләүгә аеруча игътибарлы булырга кирәк».
Аның сүзләренә караганда, Татарстан авыл хуҗалыгы оешмаларында язгы чәчүгә 371 мең тонна бөртекле һәм кузаклы көзге культуралар, ярма культуралары орлыгы бар (ихтыяҗка карата 106%). Оригиналь орлыклар 8% тәшкил итә, элиталы – 21%. Республика буенча минераль ашламалар гектарга 40,4 кг тупланган. Зәй муниципаль районында бу күрсәткеч - 109,9 кг/га, Сарман районында – 88,9, Тәтеш районында – 88,3.
Министр урынбасары шулай ук игенчелекне биологияләштерү һәм сидераль культуралар үстерү мәсьәләләренә тукталды.
«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Елена Прищепенко орлыкларга фитопатологик экспертиза уздыру аспектлары турында сөйләде, ә «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров – чәчүгә орлык материалын әзерләүнең барышы турында сөйләде.
Сеинар-киңәшмәдә катнашучылар шулай ук бөртекле, кузаклы культуралар, шикәр чөгендере, рапс, көнбагыш һәм орлык кукурузы үстерү үзенчәлекләре турында да күп яңалык ишеттеләр. Чәчүлекләрене корткычлардан, авырулардан һәм чүпләнүдән яклау мәсьәләләрен карадылар.
Исегезгә төшерәбез, бүген мондый семинар-киңәшмә – Аксубай муниципаль районында, 12 апрельдә Мөслим муниципаль районында узачак.