Татарстан районнарында 2018 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча АПК оешмалары арасында конкурслар башланды

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

Татарстан районнарында 2018 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча АПК оешмалары арасында конкурслар башланды. Аксубай муниципаль районында комиссия 8 авыл хуҗалыгы оешмасында булды. Аның составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге әйдәүче киңәшчесе Илнур Сафин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Миниршат Алимов, механизация буенча консультанты Рамил Фәттахов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең район бүлеге башлыгы Илдар Бикмөхәммәтов бар.

Белгечләр техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен һәм үсемлекчелек буенча чараларның үтәлешен тикшерделәр.

Конкурс йомгаклары буенча 1 нче урынны - «Аксу Агро» ҖЧҖ, 2 нче урынны «Восходящая заря» АФ” ҖЧҖенең “Аксубай” филиалы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International