Кичә, 9 апрельдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республикада ашлыкны тирәнтен эшкәртү җитештерүен оештыру мәсьәләләрен карадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов үткәрде. Фикер алышуда РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Анна Аржаева, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «ТАИФ» ААҖенең нефть химиясе һәм нефть эшкәртү идарәсе башлыгы Рөстәм Ахунов, «Татнефть» ГАҖнең (ПАО) нефтьне һәм нефть продуктларын сату идарәсенең углеводород чималын эшкәртү бүлеге инженеры Рамил Якупов, «Грано Групп» ҖЧҖ директоры Ләйсән Хәйретдинова, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм башкалар катнашты.
«Без ашлыкны тирәнтен эшкәртү җитештерүен оештыру мәсьәләләре буенча берничә мәртәбә очраштык инде, – диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының бернче урынбасары Николай Титов, киңәшмәне ачып. – Бу темага Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында да зур игътибар бирәләр. Мондый җитештерү, һичшиксез, бик кирәк, әмма инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләсе кискен тора».
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин катнашучыларны «2010-2020 елларга Татарстан Республикасында биотехнологияне үстерү» максатчан программасы кысаларында ашлыкны тирәнтен эшкәртү проекты белән таныштырды. «Хәзер базарда ашлык кирәктән күбрәк, ә аны экспортлау барлык төбәкләрдә диярлек артык кыйммәткә төшә», – дип ассызыклады ул.
Рафинат Яруллин ашлыкны эшкәртү нәтиҗәсендә алына торган продуктларны куллану мәсьәләләренә тукталды. Өстенлекле юнәлешләр арасында – аны ягулык этанолына, глюкоза-фруктоза сиропларына, модификацияләнгән крахмалга эшкәртү һәм продуктларны биополимерлар җитештерүдә куллану.
Аннары киңәшмәдә катнашучылар продуктларны куллану, инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.