Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районыннан КФХ башлыгы Салих Хәйруллин 8 мең баш йомырка сала торган тавыклар тота. Фермер кошчылык белән 2015 елда шөгыльләнә башлый. «Мин башта элеккеге төзелеш участогында ангар сатып алдым, аны төзекләндердем һәм тиешле җайланмалар урнаштырдым, – дип сөйләде Салих Хәйруллин. – Бинаның мәйданы – 1200 квадрат метр, кошлар санын 30 мең башка кадәр арттырырга да була. Киләчәктә бройлерлар, үрдәкләр һәм казлар да үрчетергә уйлыйм».
Фермер яшь чебиләрне күрше республиканың нәсел хуҗалыгыннан сатып ала. Бер тәүлек дигәндә алар авырулардан профилактика узалар. «Калган алты этапта чебиләр профилактикалау чараларын биредә алалар. Бу – яхшы үсүнең төп шартларыннан берсе. Йогышлы авыруларны булдырмас өчен барлык санитар чаралар, дезинфекция үткәрелә, – дип сөйләде Салих Хәйруллин. – Тавыкларны күбрәк хуҗалыклар һәм шәхси хуҗалык белән шөгыльләнүчеләр ала. Моннан тыш, мин 100 баш үгез дә тотам әле».