Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының «Юрков С.Н.» крестьян-фермер хуҗалыгы 2018 елгы язгы кыр эшләренә әзер

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының «Юрков С.Н.» крестьян-фермер хуҗалыгы 2018 елгы язгы кыр эшләренә әзер. Хуҗалыкта куәтле «К-700А» тракторы, чылбырлы «ДТ-75»тракторы, тәгәрмәчле «МТЗ-80», «МТЗ-1221» тракторлары, чәчү агрегатлары һәм башка техника бар.

«Хәзер авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлауга кую өчен мәйданны кардан чистартабыз, – ди фермер. – Борчылу өчен зур сәбәпләр юк. Коллектив бик тату һәм ышанычлы».

Сергей Юрков әйтүенчә, көзге культуралар 300 гектарда чәчелгән, чыгышлары да, сакланышлары да яхшы. «Һава шартлары гына аяк чалмаса, мул уңыш көтәбез. Узган ел җитештерелгән продукциянең беркадәр өлешен әйбәт сатып, чыгымнарны каплый алган идем, – диде ул. – Безнең орлык материалы да, ягулык-майлау материаллары да җитәрлек. Без кредитларсыз, үз көчебезгә ышанып кына эшләргә күнеккән».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International