Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында быелгы чәчүлек мәйданы 75 мең гектар тәшкил итә

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында быелгы чәчүлек мәйданы 75 мең гектар тәшкил итә. «Бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданы 36 мең гектар булыр, дип фаразлана, техник культуралар – 15,4 мең га, азык культуралары – 23 мең га. Бәрәңге 93 гектарда утыртылачак, яшелчәләр – 297 гектар», – дип хәбәр итте районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Наил Низамов.

Узган ел районда язгы чәчүгә 25 апрельдә чыканнар. «Былтыр шул көнне “Продпрограмма” АПК” ҖЧҖ механизаторлары көзге чәчүлекләрне һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керешкәннәр иде. Быел да шуннан соңга калмабыз дип уйлыйм. Әгәр көннәр шулай кояшлы торса, кар тиз эреп бетәчәк. Шуңа күрә, салкын әле дип, әзерлексез утырырга ярамый, дип саныйм мин», – дип сөйләде Наил Низамов.

Аның әйтүенчә, районның авыл хуҗалыгы оешмалары орлыклар һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителгән. Язгы кыр эшләренә 354 трактор, 17 чәчү комплексы, 134 чәчкеч һәм башка техника чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International