Бүген Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районда “Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы” ДАҺБУ базасында «Алдынгы технологияләрне куллануны исәпкә алып, агымдагы елда чәчү кампаниясен уздыру тактикасы” темасына зонал семинар-киңәшмәсе узды. Чарада Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары вәкилләре – районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм игенчелек буенча консультантлары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Семинар-киңәшмәгә 80 кеше җыелды.
«2018 ел үзенчәлекләре. Игенчелек тармагы алдындагы бурычлар һәм бу елның язгы кыр эшләрен уздыруның төп мизгелләре» темасына нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов чыгыш ясады. Ул авыл хуҗалыгы культуралары уңышына табигать шартларының йогынтысы, районнардагы чәчүлек мәйданнарының структуралары, орлык материалының сыйфаты, минераль ашламалар куллану һәм сидераль культуралар чәчү турында сыйләде.
Нотыктан күренгәнчә, Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында язгы чәчү өчен 371 мең тонна бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыгы бар (ихтыяҗга карата 106%). Оригиналь орлыклар күләме – 8%, элиталы орлыклар 21% тәшкил итә. «Орлык – булачак уңыш нигезе ул, – диде министр урынбасары. – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдиме буенча оригиналь һәм элиталы орлыклар күләме 25%тан да ким булмаска тиеш».
Республикада бүгенге көнгә бер гектарга 40,4 кг исәбеннән минераль ашлама тупланган. Зәй муниципаль районында бу күрсәткеч 109,9 кг/га тәшкил итә, Сарман районында – 88,9, Тәтеш районында – 88,3.
Аннары «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Елена Прищепенко, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров, «Биопрепаратлар» НПИ” ҖЧҖ директоры Римма Ибәтуллина һәм башкалар чыгыш ясады.
10 апрельдә шундый семинар-киңәшмә – Балтач муниципаль районында, 11 апрельдә – Аксубай районында, 12 апрельдә Мөслим районында булачак.