Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2018 елның 2 аендагы эш йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы оешмалары рейтингы төзелде

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан 2018 елның 2 аендагы эш йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы оешмалары рейтингы төзелде. Бары тик 200 баштан күбрәк сыер тотучы хуҗалыклар гына каралды.

Рейтинг төзегәндә 100 га авыл хуҗалыгы җирләре мәйданыннан чыгып исәпләнә торган сөт күләмнәре күрсәткечләре, 1 сыерга туры килә торган савым күләме, 100 сыерга исәпләнгән бозулар саны, эре мөгезле терлекләрнең артымы, таналарны орлыкландыру яше исәпкә алына.

Алдынгылар бишлеген Саба районыннан «Мөхәммәтшин З.З.» КФХ ача. Икенче урында Кукмара муниципаль районыннан «Урал» АХҖК, өченче урында – Кукмара районыннан Вахитов ис. АХҖК, дүртенче урында – Мамадыш районыннан «Продпрограмма» АПК” ҖЧҖ, бишенче урында – Кукмара районыннан «Рассвет» агрофирмасы» АХҖК.

Рейтинг белән җентекләбрәк биредә танышырга мөмкин: http://agro.tatarstan.ru/rus/po-zhivotnovodstvu.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International