15-17 майда Мәскәүдә «Кооперация-2018» форум-күргәзмәсе узачак

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

2018 елның 15-17 маенда Мәскәүдә ВДНХ территориясендә «Кооперация-2018» форум-күргәзмәсе узачак. Аны Россия Үзәк Берлеге (Центросоюз) ярдәмендә «Экспохлеб» МСЕ оештыра.

«Кооперация-2018» форум-күргәзмәсе кысаларында берничә мәйданчык эшләячәк. «Ферма» салоны терлекчелек, кошчылык, үсемлекчелек продукциясен җитештерү, саклау һәм эшкәртү өчен җайланмалар һәм материаллар җитештерүчеләрне һәм кайтаручыларны, азык җитештерүчеләрне, ветеринария җайланмалары һәм препаратлары җитештерүчеләрне берләштерә.

«Умарталык» салоны умартачыларны һәм умарта продуктлары җитештерүчеләрне, эшкәртүчеләрне, коммерция структуралары вәкилләрен җыя, умарта кирәк-яракларын җитештерү остаханәләре, укыту-күрсәтмә умарталыклары, умарта питомниклары күрсәтеләчәк. Экспозициядә – Умарталык казанышлары, товарлары, умартачылык продуктлары булачак.

«Яшелчә-җиләк-җимеш» салонында заманча теплица комплекслары һәм оранжереяларлда һәм ачык грунтта яшелчә һәм җиләк-җимеш уңышын арттыру технологияләре күрсәтелә. Килүчеләр төрле культуралар агротехникасы карата авторлык ысуллары һәм үсемлекләрне тукландыру һәм яклау чаралары өлкәсендәге соңгы казанышлар белән таныша алалар, яшелчә һәм җиләк-җимеш продукциясен ташу, эшкәртү, сортларга аеру, саклау, юуу һәм төргәкләү җайланмаларын күрә алачаклар.

«Табигать җимешләре» салонында кыргый үсә торган үсемлек җимешләрен, гөмбәләрне, авыл хуҗалыгы һәм дәвалау үләннәре орлыкларын әзерләү, эшкәртү, саклау белән шөгыльләнә торган компанияләрнең казанышлары һәм технологияләре белән танышырга мөмкин булачак. Экспозицидә кыргый үсемлекләр һәм аларның продуктларының тулы циклы куелачак. Салонда катнашучылар урман җимешләренең файдасы, аларны җыю һәм транспортировкалау ысуллары, шулай ук аларны туңдыру, чистарту һәм калибровкалу технологияләре турында сөйлиячәкләр.

Чара турында тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга мөмкин: https://www.rus-selo.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International